news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Диния нәзарәте хезмәткәрләре Казанның Бишбалта бистәсендә мөселман зиратын чистартты

Зиратны, каберлекләрне көзге чүп-чардан, ботаклардан чистарткач, өмәчеләр әрвахлар рухына дога кылган.

  (Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 29 октябрьдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре Казанның Бишбалта бистәсендәге мөселман зиратында өмә үткәрде. Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу игелекле эштә Хәләл комитеты, Вакыф фонды, Хаҗ бүлеге, "Хозур" нәшрият йорты вәкилләре катнашкан.

Зиратны, каберлекләрне көзге чүп-чардан, ботаклардан чистарткач, өмәчеләр мәрхүмнәр рухына дога кылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot