news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР депутатлары РФдә Ислам кабул итү көнен гамәлгә куюны тәкъдим иткән мөрәҗәгатьне хуплады

Әлеге мөрәҗәгатьтә Россиянең истәлекле даталары исемлегенә Россиядә Ислам кабул итү көне кебек яңа истәлекле датаны кертергә тәкъдим ителә

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары Татарстан Республикасы депутатларының РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов исеменә әзерләнгән мөрәҗәгатен хуплады. Әлеге мөрәҗәгатьтә Россиянең истәлекле даталары исемлегенә Россиядә Ислам кабул итү көне кебек яңа истәлекле датаны кертергә тәкъдим ителә.

Билгеле булганча, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Федерация Советы карамагындагы Милли сәясәт һәм дәүләт һәм дини берләшмәләр мөнәсәбәтләре буенча Берләштерелгән комиссиянең 25 майда узган чираттагы утырышында, Русьны Чукындыру Көне белән беррәттән, истәлекле дата сыйфатында Ислам кабул итү көнен гамәлгә кую тәкъдиме белән чыкты. Россия парламентының югары палатасы спикеры Сергей Миронов әлеге тәкъдим белән килешкән һәм бу нисбәттән төбәкләр белән берлектә закон чыгару инициативасын әзерләргә вәгъдә иткән иде.

Татарстан парламентарийлары әзерләгән мөрәҗәгатьтә: “2010 елның 21 маенда РФ Дәүләт Думасы “Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында” Федераль законга карата кергән төзәтмәне кабул итте. Моның белән яңа истәлекле дата – Русьны Чукындыру көне гамәлгә куела. Бу көн ел саен Россиядә 28 июльдә билгеләп үтеләчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, кабул ителгән законны хуплап, игътибарны Россиянең тарихи рәвештә, күпконфессияле һәм күпмилләтле дәүләт буларак, үсүенә юнәлтә. Россиядә конфессияләр арасындагы диалог берничә гасыр буена дәвам итә. Әлеге тарихи тәҗрибә үзенчәлекле һәм күп нәрсәгә өйрәтә.

Хәзерге шартларда – Россия җәмгыятендә динне торгызу илнең рухи яктан яңарышының бер өлеше булган заманда – тарих белән сыналган модель тулы канлы конфессиональ сәясәтне формалаштыруда зур әһәмияткә ия. Шул ук вакытта Россия өчен традицион булган диннәр вәкилләренең үзләренә бертигез мөнәсәбәтне тоюы зарур”, - диелә мөрәҗәгатьтә.

Республика парламентарийлары Россиядә Исламның күпгасырлык тарихка ия булуын, Идел буе Болгарстаны дәүләтенең 922 елның 16 маенда исламны дәүләт дине буларак кабул итүен билгеләп үтә.

“Россиянең истәлекле даталар исемлегенә, Русьны Чукындыру көне белән беррәттән, 16 май – Россиядә Ислам кабул итү көнен кертү, һичшиксез, илдә конфессияара диалог үсешенә һәм Россия Федерациясенең халыкара абруен ныгуга булышлык итәр иде”,- диелә мөрәҗәгатьтә.















news_right_1
news_right_2
news_bot