news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР делегациясе Ивановода текстиль тармагының үсеш юллары хакында фикер алышуда катнашты

Көннең икенче яртысында “Иваново өлкәсе текстиль сәнәгатен Татарстанның нефть химиясе предприятиеләре белән интеграция нигезендә модернизацияләү турында”гы Килешүне гамәлгә ашыру турында беркетмә имзалау каралган

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). ТР Премьер-министры Ивановога сәфәре барышында бүген өлкә губернаторы Михаил Мень белән очрашты, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Инде хәбәр ителгәнчә Татарстан Хөкүмәте делегациясе биредә “Алтын боҗра” IV халыкара текстиль-сәнәгать форумында катнаша.

Ачылыш тантанасында Иваново губернаторы билгеләп узуынча, узган еллардагы халыкара текстиль-сәнәгать форумнары гомумикътисади юнәлештә булса, быелгысында максатчан һәм тармак юнәлешләре өстенлек ала. Җыен текстиль һәм тегү тармакларында, мода һәм дизайн индустриясендәге тәҗрибә, технологияләр алмашу өчен оештырыла. Михаил Мень белдергәнчә, киләчәктә “Алтын боҗра”ның текстиль сәнәгатендә елның иң мөһим вакыйгасына әйләнәсенә ышаныч зур.

Форумны ачу тантанасыннан соң, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, республика сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Владимир Соловьев, республика делегациясенең башка әгъзалары “Россиянең текстиль тармагы: үсеш юллары һәм дәүләтнең катнашуы” дигән пленар утырышта, “Текстиль сәнәгатендә инновацияләр” дигән сессия эшендә катнашкан. Контрафакт продукция һәм илгә зур күләмдә законсыз юл белән читтән кертелә торган товарлар – аларда күтәрелгән төп проблемалар булган. Форумда катнашучылар фикеренчә, тармактагы күп кенә актуаль мәсьәләләрне чишү өчен предприятиеләрнең физик һәм мораль яктан искергән фондларын яңарту, аларда гамәлдәге ликвидлылыкны һәм җитештерү эшчәнлеген тәэмин итү, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү зарур.

Көннең икенче яртысында форум кысаларында ТР Хөкүмәте белән Иваново өлкәсе Хөкүмәте арасында “Иваново өлкәсе текстиль сәнәгатен Татарстанның нефть химиясе предприятиеләре белән интеграция нигезендә модернизацияләү турында”гы Килешүне гамәлгә ашыру турында беркетмә имзалау каралган.
Ивановоның Сәнгать сарае холлында “Алтын боҗра” форумына багышланган күргәзмә дә эшли. Текстиль-сәнәгать форумы XVII Халыкара “Текстиль салоны-2009” конкурсында катнашкан Россия модельерларының яңа кием коллекцияләрен тәкъдим итү белән тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100