news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» съезды эшендә катнаша

Съездның пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясаячак.

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» съезды эшендә катнаша
архив/Михаил Захаров

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге делегация Мәскәүдә партиянең XIX съезды эшендә катнаша. Анда «бердәмроссиялеләр» узып баручы елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясаячак һәм сәяси оешманың үсеш планнарын раслаячак.

«Бердәм Россия» партиясенең мәгълүмат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, съездда 2021 елда РФ Дәүләт Думасына узачак сайлауларга әзерлеккә старт биреләчәк. Шулай ук партия генераль советының тармак юнәлешләре буенча алты эшче төркемен оештыру турында игълан ителгән, париянең хокук яклау үзәге төзелгән.

«Моннан тыш, съездда «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәләренең яңа эш форматы тәкъдим ителәчәк. Анда теләгән һәркем фирка проектларының гамәлгә ашырылуы турында белә яки партиягә әгъза булып керә алачак», - дип искәрттеләр мәгълүмат үзәгендә.

Россия Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, съездның пленар утырышында «бердәмроссиялеләр» алдында Владимир Путин чыгыш ясаячак.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100