news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей концертында Динә Гарипова чыгыш ясаячак

10 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 85 еллыгы уңаеннан Казанда узачак бәйрәм концертына чакыра. Кичәнең махсус кунагы –»Евровидение» финалисты, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова.

«Динә Гарипова Дәүләт ансамбленең хор төркеме белән берлектә «Гөлҗамал» татар халык җырын башкарачак. Әлеге номер – уртак иҗади эксперимент», - дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.

Коллектив юбилей концертын М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үткәрә. Чара 18:00 сәгатьтә башлана. Тамашачылар 30дан артык концерт номерын күрә алачак.

Бу кичтә сәхнәгә «Созвездие-Йолдызлык» XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивале катнашучылары – Мамадыштан «Лаборатория» бию коллективы һәм Биектау районыннан Әдилә Зиннәтулина да чыгыш ясаячак. Алар ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Милли гореф-гадәтләрне саклаган өчен» «Республика казанышы» махсус бүләгенә ия булды.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балалар вокаль-хореография студиясендә тәрбияләнүчеләр дә үз иҗатларын тәкъдим итәчәк. Алар дәүләт ансамбле артистлары белән бер сәхнәгә «Гармун-гармун», «Яз» һәм «Егетләр» номерында чыгачак.

Коллективның сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов әйтүенчә, концертта ТР Дәүләт ансамбле артистларының күп санлы соло номерлары планлаштырылган. «Алтын фонд»тан тыш, яңа номерлар да тәкъдим ителәчәк.

«Безнең коллектив сәхнәдә берьюлы дүрт сәнгать юнәлешен күрсәтә: музыка, бию, җыр һәм костюм. Шуңа күрә тамашачыда татар халкы – моңы, тарихы һәм язмышы турында тулы сурәте туа», - дип ассызыклады коллектив директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков.

  • 1937 елда оештырылган ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – уникаль коллектив. Аның репертуарында татар халкының милли традицияләре саклана һәм пропагандалана. 85 ел эчендә 50дән артык уникаль программа, күпсанлы аерым номерлар һәм композицияләр булдырылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100