news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле татарлар яшәгән Россия төбәкләренә гастрольләргә чыга


ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Хәзинә» концерт программасы белән татарлар күпләп яшәгән Россия шәһәрләре буенча гастрольләргә чыга. Концертлар 19 - 24 апрель көннәренә билгеләнгән.

«Программага ансамбльнең алтын фондын тәшкил иткән татар мәдәнияте шедеврлары – тирән фольклор тамырлы әсәрләр кергән. Алар арасында «Ай, былбылым», «Сибелә чәчәк», «Арча» кебек халык җырлары бар, дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.

Республиканың танылган коллективы гастроль турын Пермь шәһәреннән башлап җибәрә. Пермь халык иҗат йортында 19 апрельдә чыгыш ясаячак. 20 апрельдә – Бардада, 21 апрельдә Кунгурда концерт билгеләнгән. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Ансамбль 22, 23 апрель көннәрендә Свердловск өлкәсенең Әҗегол һәм Әрәкәй авылларында чыгыш ясаячак.

Гастрольләр Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәрендә төгәлләнә. 24 апрельдә «Электрон» мәдәният йортында коллективның концертлары була. Башлана – 17.00 сәгатьтә.

Гастрольләр федераль программага кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100