news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Туй» күрсәтәчәк

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Туй» күрсәтәчәк
Фото: © ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә концертлар куячак. «Коллективның чыгышлары 7 һәм 11 декабрьгә билгеләнгән», дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.

Беренче бүлектә тамашачыларга «Туй» музыкаль-хореографик спектакле күрсәтеләчәк. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе — РФ атказанган, ТР халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренә караганда, бу куелыш — Казан һәм Себер татарларының XX гасыр башындагы никахлашу йолаларын күрү мөмкинлеге.

«Күп еллар эчендә никахлашу йоласы эволюция кичергән. Монда совет чорының роле дә аз булмаган. Без ярты ел архивларда эзләндек - татар сәүдәгәрләре заманындагы өйләнү белән бәйле йолаларны бөртекләп җыйдык. «Туй» спектакле — бу җентекле, әмма гаять күңелле эш нәтиҗәсе. Бу куелыш — халкыбызның мәдәни коды», — дип сөйли Айрат Хәмитов.

Ул заманның туйлары бүгенгеләреннән шактый аерылып торса да, алар арасында уртаклык шактый. Мисал өчен, кияү кәләшен өенә алып кайткач, бусагага сөлге җәйгәннәр. Өйләнешүчеләр аңа аяк белән басалар. Сөлгене яки, һич югы, аяк астындагы тукыма кисәген тартып алган кыз тиздән кияүгә чыгачак дип фаразланган. Бу гадәт хәзерге туйлардагы кәләш букетын ыргыту йоласын хәтерләтә.

«Без тамашачыларга кәләшнең туган йорты белән саубуллашуын күрсәтәбез. Бу көнне кәләш йортына аның дус кызлары җыела. Алар чиста йон оекбаш киеп йорт-җирне начарлыклардан арындыру йолаларын башкарганнар. Егетләр кичәсенең дә үз мәгънәсе була. Егетләр учак аша сикерәләр: кәләш йортына кергәнче, алар шулай рухи яктан чистарыналар», - ди коллективның сәнгать җитәкчесе.

Икенче бүлектә коллектив тамашачыларны ансамбльнең алтын фондында булган җырлар, биюләр аша татар халык сәнгате белән таныштыруны дәвам итәчәк. Коллектив соңгы елларда башкарылмаган концерт номерларын торгыза. Номерлар аутентик яңгыраш алсын өчен кыл-кубыз, думбра, мандолина кебек этник инструментлар өстәлә.

news_right_1
news_right_2
news_bot