Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы балалар студиясе Мәскәүдә чыгыш ясады
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы балалар вокаль-хореография студиясе үз иҗатын Мәскәүнең «Музеон» сәнгать паркында тәкъдим итте.
«Татарстанның талантлы балалары II халыкара балалар мәдәни форумы кысаларында узган гала-концертта чыгыш ясады. Студия балалары ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең йөзек кашы булган «Гармун-гармун» биюен башкарды», дип хәбәр итә дәүләт ансамбленең матбугат үзәге.
«Балалар өчен бу – бик зур тәҗрибә. Алар республиканы лаеклы тәкъдим итеп кенә калмады, атаклы сәнгать эшлеклеләреннән мастер-класслар да алды. Чараны югары дәрәҗәдә уздырган оештыручыларга рәхмәт белдерәм», — диде ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы студиянең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Ләйсән Хәмитова.
Халыкара балалар мәдәни форумында Россиядән һәм башка илләрдән килгән талантлы балалар мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге дөньякүләм казанышлар белән танышты. Бу вакыйга төрле иҗади өлкәләрдә үсәргә һәм камилләшергә омтылган катнашучыларны берләштерә, дип билгеләп үтә ансамбльнең матбугат үзәге.
Форум РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз