news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советына сайлауларда иң күп тавышны «Бердәм Россия» вәкилләренә биргәннәр

ТР Дәүләт Советына сайлауларда иң күп тавышны «Бердәм Россия» вәкилләренә биргәннәр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бюллетеньнәр эшкәртү нәтиҗәләре буенча сәгать 7.19 га Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда иң күп сайлаучылар «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар өчен тавыш бирде, шулай ук өчлеккә КПРФ һәм ЛДПР эләкте. Мәгълүматлар Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында китерелә.

Әйтик, 2 813 207 бюллетень эшкәртелгән. «Бердәм Россия» өчен – 76,79% (1 598 872 сайлаучы), КПРФ өчен – 10,53% (219 322 сайлаучы), ЛДПР өчен — 4,40% (91 588), «Гадел Россия — патриотлар – дөреслек өчен» партиясе өчен – 3,26% (67 792), «Яңа кешеләр» өчен – 4,20% (87 461) тавыш биргән.

Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау 2024 елның 8 сентябрендә узды. Илле депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Барлыгы 100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot