news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советы язгы сессиянең йомгаклау утырышында ярты ел эшенә йомгак ясаячак

Бүген VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы язгы сессиянең йомгаклау утырышын уздырачак, аннан соң парламент каникуллары башланачак. Дәүләт Советының 45 нче утырышында депутатлар 2023 елның беренче яртыеллыгы эшенә йомгак ясаячак.

«Көн тәртибенә 23 сорау кертелгән. Бу — республиканың 14 законы проекты, дүрт Федераль закон проекты, Чувашия Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы һәм башка мәсьәләләр», - дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

news_right_1
news_right_2
news_bot