news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауларга тавыш бирүчеләрнең 2,82 проценты килгән

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауларга тавыш бирүчеләрнең 2,82 проценты килгән. «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы иртәнге 10га шундый мәгълүматлар тәкъдим итте.

«Җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда тавыш бирүчеләрнең активлыгы 20,42 процент тәшкил итте», - диелә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Telegram-каналында.

Казанның өстәмә сайлаулар уза торган районнарында сайлау участокларына 123 118 кеше (4 процент) килгән.

Җирле үзидарә вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар уза торган районнарда 51 285 сайлаучы тавыш биргән.

Шунысын да искәртик: бүген сайлау участокларының эше Татарстан һәм Россиянең дәүләт гимннарын башкару белән башланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot