news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советы чикләрне билгеләү турында Татарстан һәм Киров өлкәсе килешүен раслады

ТР Дәүләт Советы ике төбәкнең чикләрен билгеләү турында Татарстан һәм Киров өлкәсе арасындагы килешүне раслады. Әлеге карар алтынчы чакырылыш республика парламентының 45нче утырышында кабул ителде.

«Бүген чикнең бөтен линиясе тарихи конфигурация буенча килештерелгән», - дип белдерде ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин.

Килешү Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов арасында июль аенда имзаланды. Чикне билгеләү эшләре 2020 елда башланган иде.

Төбәкләр арасындагы чикнең гомуми озынлыгы 228 километр тәшкил итә. Татарстан Киров өлкәсе белән төньяктан чиктәш. Чиктә республиканың Балтач һәм Кукмара районнары урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot