news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт ансамбле Чечняда Татарстан мәдәнияте көннәрендә «Минем Чечня» җырын башкарган

Дәүләт ансамбле Чечняда Татарстан мәдәнияте көннәрендә «Минем Чечня» җырын башкарган
Фото: ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең матбугат үзәге

Чечня Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре А.Шахбулатов исемендәге Чечня дәүләт филармониясендә Татарстан сәнгать осталарының Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашындагы гала-концерты белән тәмамланган. ТР Дәүләт ансамбленең вокал төркеме башкаруындагы «Минем Чечня» җыры программаның махсус бүләге булган.

«Җыр өч телдә – чечен, рус һәм татар телләрендә башкарылды. «Минем Чечня» - чеченнар өчен үзенчәлекле халык гимны. Бу җырның беренче сүзләреннән үк бөтен зал торып басты», – дигән Татарстан Дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

Чечня тамашачысы каршында, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән тыш, Татарстанның Дәүләт камера хоры, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова һәм республиканың башка әйдәп баручы коллективлары, башкаручылары чыгыш ясаган.

ТР Дәүләт ансамбле директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков билгеләп үткәнчә, гала-концертта катнашкан коллективлар Татарстанның милли сәнгатен Чечня сәхнәсендә югары дәрәҗәдә күрсәтә алган.

Фото: ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең матбугат үзәге

«Татарстан коллективлары татар халкының мәдәниятенең күптөрлелеген һәм байлыгын күрсәтте. Без Чечнядагы кардәшләребезгә чын иҗади бүләк ясарга тырыштык. Татарстан коллективларының чыгышлары Чечня тамашачысында зур кызыксыну һәм җылы хис-кичерешләр уятты», - дип тәэсирләре белән уртаклаша Юрий Жуков. Аның фикеренчә, Татарстан һәм Чечня халыкларының күпъеллык дуслыгының нигезе булып бер дин, халыкларның гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклау хезмәт итә.

Татарстан Дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов коллективның Чечня сәхнәсендә алты номер тәкъдим итүен ассызыклый, алар арасында «Юлык», «Русская сюита» хореографик композицияләре, «Рәйхан» җыры һәм башкалар бар. Моннан тыш, Чечня коллективлары һәм башкаручылары белән уртак номерлар да тәкъдим ителгән.

Татарстан дәүләт ансамбле шулай ук татар һәм чечен көйләренә инструменталь попурри әзерләгән, аны Чечня тамашачысы күтәренке рух һәм рәхмәт белән кабул итте.» Татар һәм чечен халыҡ моңнары охшаш яңгырый», – ди Айрат Хәмитов.

  • Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Чечняда шулай ук Татарстан Милли китапханәсенең «Мәдәният киңлегендә китап» күргәзмәсе ачылды, Татарстан киносы көннәре узды, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры спектакле күрсәтелде, ике республиканың иҗади интеллигенциясе очрашулары булды.
  • Концерт башланыр алдыннан филармония фойесында декоратив-кулланма сәнгать һәм сувенир продукциясе эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе, Татарстанның әйдәп баручы халык сәнгать кәсепләре осталарының эксклюзив авторлык эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Фото: ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең матбугат үзәге

Фотоларны «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең матбугат үзәге бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100