Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР да “Уңыш” операциясе вакытында ачыкланган җинаятьләр 1,34 миллион сумнан артык зыян салган
Күп очракта җирле халык ашлык, ягулык материаллары, яшелчә һәм азык урлый
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Максим Кирилов). “Уңыш” операциясе вакытында Татарстанның полиция хезмәткәрләре тарафыннан 78 җинаять ачыкланган, шул исәптән караклыкның 68 һәм теге яки бу карамакка тапшырылган милекне үзләштерү һәм әрәм итүнең 8 очрагы теркәлгән.
Бу хакта бүген ТР буенча ЭЭМ да узган матбугат конференциясендә участок полициясе хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениеләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Зөфәр Гарафиев хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, һәр елны азык әзерләү һәм урып-җыю вакытында шартлы рәвештә “Уңыш” дип аталган оператив-профилактик чаралар уздырыла. Операциянең максаты — авыл хуҗалыгы милкен һәм продукциясен саклап калу.
“Милеккә кагылышлы җинаятьләрне профилактикалау һәм булдырмау максатыннан, участок полиция хезмәткәрләре тарафыннан матди кыйммәткә ия булган объектларда 12 мең тикшерү уздырылды. Алар нәтиҗәсендә, җитешсезлекләр күрсәтелгән акталар төзелде. Бу мәгълүматлар милек хуҗаларына да җиткерелде”, - дип ассызыклады Зөфәр Гарафиев.
Аның сүзләренчә, 29 августтан алып 30 сентябрьгә кадәр уздырылган “Уңыш” операциясе вакытында 170 гражданин административ җаваплылыкка тартылган. Алар барысы 47, 7 миллион сумга зыян салган. Теркәлгән 78 җинаятьнең зыяны исә 1, 34 миллион сумнан да артып китә. Бу акчаларның 1, 16 миллионы инде дәүләткә кайтарылган.
“Гадәттә, җирле халык урлый. Авыл җирлегендә “социалистик милекне урлау” буенча оешкан җинаятьчелек юк. Шулай да, караклык очраклары бөтенләй юк дип тә әйтеп булмый. Күп очракта, җирле халык ашлык, ягулык материаллары, җимеш - яшелчә, яшел азык урлый. Моның белән, кагыйдә буларак, урланган әйберне сатып булса да акча эшләргә ниятләгән эшсез халык шөгыльләнә”.
Әлеге операция Балтач, Буа, Саба, Тукай, Теләче, Актаныш, Биектау, Сарман, Зәй, Кукмара, Әлки һәм Лаеш районнарында уңышлы узган.
Зөфәр Гарафиев сүзләренчә, Татарстанда оештырылган “Уңыш” операциясен уңышлы дип әйтергә мөмкин. “Татарстанда тупланган тәҗрибә хәзер Россиянең башка төбәкләренә дә кертелә. Бу да безнең өчен югары күрсәткеч”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз