Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР да тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә законнар нигезләрен формалаштыру дәвам итә
Системалы законнар базасы икътисадны модернизацияләү һәм инновацияле үсеш нигезләрен билгеләүче мөһим инструментларның берсе
(Казан, 6 август, “Татар-информ”). Татарстанда тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә законнар нигезләрен формалаштыру дәвам итә.
Берничә көн элек ТР Президенты тарафыннан “Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеге хакында”гы канун имзаланды. Ул матбугатта рәсми басылганнан соң, 10 көн эчендә көченә керә.
Инновацияле эшчәнлек принциплары федераль дәрәҗәдә законнар белән беркетелмәсә дә, төбәкләр мондый документлар кабул итү инициативасы белән чыга ала. Татарстан кануны чил илләр һәм үзебездәге иң яхшы тәҗрибәне өйрәнеп, ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән иде.
Министрлык мәгълүматларына караганда, тулы һәм системалы законнар базасы икътисадны модернизацияләү һәм инновацияле үсешне, илнең көндәшлеккә сәләтен күтәрү нигезләрен билгеләүче мөһим инструментларның берсе. “Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеге турында”гы канун инновацияләр өлкәсен дәүләт тарафыннан җайга салуның төбәк моделен эшләүнең норматив-хокукый базасын формалаштыруда хәлиткеч роль уйный. Кысалы характерга ия бу закон инновацияләр өлкәсенә караган төп төшенчә һәм теминнарны кертә, бу өлкәдә сәясәтнең максат һәм бурычларын билгели. Шушында ук әлеге өлкәне дәүләт тарафыннан җайга салуның ысуллары беркетелгән.
Татарстан законы нигезендә республикада инновацияле сәясәтне гамәлгә ашыру өчен кирәкле хокукларга ия бердәм вәкаләтле орган да билгеләнде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз