Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР да муниципальара маршрутта йөрүче барлык автобуслар да ГЛОНАСС системасы белән җиһазланган
Техник система буенча тизлек режимы контрольдә тотыла
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда муниципальара маршрутта йөрүче барлык автобуслар да ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS системасы белән җиһазланган. Техник система буенча тизлек режимы контрольдә тотыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
Бүген тармак министрлыгында видеоконференция режимында муниципальара автобус маршртлары буенча пассажирларга хезмәт күрсәтә торган транспорт чараларын диспетчеризацияләү мәсьәләләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ведомство җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Андрей Егоров алып барды. Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «Дирекция АИУС-РТ» ДУ диспетчер үзәге җитәкчеләре, ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитеты вәкилләре, транпорт предприятиеләре директорлары ктанашты.
А.Егоров сүзләренә караганда, 159 маршрутта 475 берәмлек транспорт чарасы пассажирларга хезмәт күрсәтә. Барлык автобуслар да ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазланган, бу система мәгълүматны «ГЛОНАСС+112» бердәм мәгълүмат системасына тапшыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз