news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР да “Калина” җәяүлене бәрдергән

Җәяүле тиешсез урында юл аша чыккан

  (Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда “Калина” автомобиле җәяүлене бәрдертеп үтергән. 1961 елгы ир-ат алган алган җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында үлгән. Ул тиешсез урында юл аркылы чыккан. Бүген ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе белдергәнчә, бу һәлакәт кичә 18.37 сәгатьтә Алабуга юлының 11 километрында булган.
Якынча мәгълүматларга караганда, “Лада Калина” автомобилен йөртүче 1986 елгы ир-ат тизлеген арттырган һәм җәяүлене бәрдергән.
Татарстанда агымдагы елда гыйнварда юл-транспорт һәлакәтләрендә 44 кеше зыян күргән. Алар арасында 2012 елның декабрендә һәлакәткә очраган, әмма 30 көннән соң үлүчеләр дә бар. Агымдагы ел башыннан алып булган 372 юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр дә бар. Нәтиҗәдә 481 кеше төрле җәрәхәт алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot