news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“ТР да гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” яңа закон проекты әзерләнәчәк

Ул “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында”гы федераль канун таләпләрен исәпкә алачак

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында каралган мәсьәләләрнең берсе “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында”гы республика законы проекты белән бәйле иде. Комитет рәисе Шакир Яһүдин билгеләп үткәнчә, әлеге республика законы проекты агымдагы елның 9 июнендә ТР Дәүләт Советында беренче укылыштан узган иде. Бераз соңрак РФ Президенты тарафыннан Дәүләт Думасына “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында”гы канун проекты кертелде һәм ул ноябрьдә кабул ителеп, Илбашы тарафыннан имзаланды. Федераль канун киләсе елның 15 гыйнварында гамәлгә дә керәчәк. Шакир Яһүдин аңлатканча, әлеге федераль канун республика законы проектыннан концептуаль яктан аерыла. “Шуңа күрә Татарстан законы проектын төзәтмәләр кертеп, икенче укылыш аша уздырып кына федераль закон белән генә тәңгәлләштереп булмый”, -ди комитет рәисе. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзалары бүгенге утырышта бертавыштан ТР Дәүләт Советының киләсе утырышында бу закон проектын караудан алырга дигән фикер белдереп, ТР Министрлар Кабинетына федераль законга концептуаль туры китерелгән яңа закон проектын эшләп, 2012 елның беренче кварталында Дәүләт Советы каравына кертү бурычын йөкләү хакындагы карарга килде.
Парламент комитетының бүгенге утырышында көн тәртибенә барлыгы 9 мәсьәлә чыгарылган иде. Парламентарийлар шулай ук ТР Дәүләт Советының Регламентына үзгәрешләр кертү турындагы карар проектын да тикшерде. Комитет әгъзалары аны ТР парламентының 22 декабрендә узачак утырышы көн тәртибендә карарга һәм тулаем кабул итәргә дигән тәкъдим белән чыкты. Регламентка кертелә торган үзгәрешләр 9 блоктан тора. Алар парламент комитетлары эшчәнлеген җайга салу, закон чыгару процессына, ТР Дәүләт Советыннан РФ Федерация Советына вәкил сайлауга, ТР Хисап палатасы эшчәнлегенә, ТР Президентының еллык юллама белән ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать итү вакытына һ.б. кагылышлы. Мәсәлән, гамәлдәге Регламент буенча ТР Президенты Дәүләт Советына республиканың тышкы һәм эчке хәле турындагы еллык юллама белән 15 сентябрьдән дә соңга калмый мөрәҗәгать итсә, үзгәрешләр кертелгән Регламентта республика башлыгы юллама белән 1 октябрьдән дә соңга калмый мөрәҗәгать итә диелә.
Комитет әгъзалары шулай ук ТР Дәүләт Советының РФ Дәүләт Думасына кертү өчен закон чыгару инициативасын -“Административ хокук бозулар турында”гы РФ Кодексының 8.22 һәм 8.23 маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында”гы федераль закон проектын карады.
Үзгәрешләр халык сәламәтлегенә кагылышлы. Әлеге мәсьәлә буенча утырышта чыгыш ясаган ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов белдергәнчә, республикада соңгы 10 елда автотранспорт чаралары саны өзлексез үсә, нәтиҗә буларак, атмосферага зарарлы калдыклар чыгару да арта. Административ җаваплылыкны көчәйтү автотранспортның атмосферага тискәре йогынтысын киметүнең бер юлы буларак карала. Бүгенге көндә РФ Кодексында каралган штрафлар суммасы зур түгел. Әлеге закон проектында вазифаи, юридик затларның, гражданнарның җаваплылыгын хокук бозулар өчен административ штрафлар күләмен арттырып күтәрү турында сүз бара. Мәсәлән, аазифаи затлар өчен аның суммасын 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, гражданнар өчен бер меңнән ике мең сумга кадәр билгеләргә тәкъдим ителә.
Комитет әгъзалары ТР Дәүләт Советы Президиумына әлеге мәсьәләне парламент утырышының көн тәртибенә кертергә дигән тәкъдим әзерләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot