Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР да февральдә яңа үрнәктәге мең сумлык акча партиясе кертеләчәк
Купюраның дизайны үзгәрмәгән диярлек, ә саклык элементлары арткан
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). ТР да февраль уртасында яңа үрнәктәге мең сумлык акча партиясе кертеләчәк. Бу хакта бүген Милли банк бүлегендә белдерделәр.
Купюраның дизайны үзгәрмәгән диярлек, ә саклык элементлары арткан. Банкирларның сүзләренә караганда, мең сумлык купюра шулкадәр сакланган ки, түләү терминалларының күбесе яңа акчаны кабул да итми.
Искәртеп үтәбез, Россия төбәкләрендә яңа үрнәктәге мең сумлык купюралар белән проблемалар туган. Күп кенә түләү терминаллары яңа банкнотны танымый. Кайбер төбәкләрдә аппаратларны яңадан көйләргә туры килгән. ТР Милли банкы белгечләре сүзләренә караганда, Татарстанда әлегә андый проблема юк, банкларга шикаять белән мөрәҗәгать итүчеләр теркәлмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз