Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР да Бөтендөнья СПИДтан вафат булганнарны искә алу көненә багышланган чаралар узачак
Быел ул 19 нчы майга туры килә
(Казан, 14 май, “Татар-информ”). 1983 нче елдан башлап ел саен, дөньякүләм җәмәгатьчелек, май аеның өченче якшәмбесендә Бөтендөнья СПИДтан вафат булганнарны искә алып үтә. Быел ул 19 нчы майга туры килә. Россия Федерациясе территориясендә искә алу көненә багышланган чаралар: ВИЧ/СПИД өлкәсендә эшләүче белгечләр катнашында массакүләм акцияләр, аудио-видеороликлар трансляциясе, ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча фильмнар күрсәтелүе көтелә.
Искә алу көне кысаларында Татарстанда халыкның ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләрендә хәбәрдарлыгын арттыруга, җәмгыятьне СПИД ка каршы көрәштә мобилизацияләүгә, ВИЧ/СПИД белән яшәүче гражданнарга ярдәм итүгә йөз тоткан чаралар оештырыла. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
16-22 май көннәрендә, җенси юл белән ВИЧ-инфекция белән йогышлану буенча риск төркемен максималь колачлау максаты белән, махсус урта уку йортлары укучылары өчен ВИЧ-инфекциягә тикшерүне үткәрү өчен экспресс-тестлаштыру күчмә пунктлары һәм урыннарга баручы консультатив бригадалар эше оештырылачак. Белгечләр шәхси саклану чараларын һәм мәгълүмат бирүче әдәбият та өләшәчәк. Белем бирү учреждениеләрендә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча махсус лекцияләр һәм ачык дәресләр үткәреләчәк. 15-17 май көннәрендә ТР Сәламәтлек саклау мнистрлыгының СПИД үзәгендә һәм аның филиалларында, ВИЧ-инфекциягә аноним бушлай тест үткәрүне оештырып Ачык ишекләр көннәре узачак.
Белешмә өчен. 2013 нче елның 13 нче маена булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда ВИЧ белән авыртуның 15862 очрагы теркәлгән, таралышы 100 мең кешегә 419,8 не тәшкил итә. Күзәтү вакыты эчендә ВИЧ-инфекция белән авырган 3172 кеше вафат булган, шул исәптән СПИД тан – 532 кеше. Диспансер учетында ВИЧ-инфекцияле 10293 кеше исәпләнә. ВИЧ белән йогышланган аналардан барлыгы 1782 бала дөньяга аваз салган, 82 балага шушы куркыныч диагноз куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз