news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР да Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен Бердәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уза

Казанда бушлай юридик ярдәм 10.00-14.00 сәгатьләрә Халыклар дуслыгы йортында узачак

  (Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, 28 апрельдә, Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен Бердәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уза, дип хәбәр итә “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.
Чара барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Конституцион суды, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, Салым федераль хезмәтенең ТР бенча идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һ.б. вәкилләре катнашында узачак.
Казанда бушлай юридик ярдәм 10.00-14.00 сәгатьләрә Халыклар дуслыгы йортында (Казан, Павлюхин ур., 57 йорт, 1 каб)узачак.
Муниципаль берәмлекләрдә консультация үткәрү урыны исемлеге ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Бушлай юридик ярдәм” бүлегендә урнаштырылган. Белешмәләр өчен телефон:
(843) 223-02-13.

news_right_1
news_right_2
news_bot