news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР да авыл кешеләренең хезмәт активлыгын күтәрү буенча семинар-киңәшмә узачак

Очрашуда шәхси ярдәмче хуҗалык, гаилә фермасы, кооперативлар хуҗалары тәҗрибә уртаклашачак

 (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 26, 28, 30 ноябрьдә Яңа Чишмә, Биектау районнарында һәм Әлмәттә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авыл кешеләренең хезмәт активлыгын күтәрү, шәхси хуҗалыкларга һәм кече хуҗалыкларга, гаилә фермаларына ярдәм итү буенча семинар-киңәшмә узачак.
ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “2012 елда кече хуҗалыкларны үстерү эшләре нәтиҗәләре һәм киләчәктә дә аларга ярдәм итү чаралары” турындагы доклад белән чыгыш ясаячак.
Очрашуда шәхси ярдәмче хуҗалык, гаилә фермасы, кооперативлар хуҗалары тәҗрибә уртаклашачак. Шулай ук чарада катнашучылар кече хуҗалык объектларында булачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot