Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР да Африкадан килгән студент, Эбола вирусы алып керү куркынычы белән бәйле рәвештә, күзәтү астында кала
Күзәтү астында булган студентларда чир йоктыру билгеләре табылмаган
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Африкадан килгән бер студент, Эбола вирусы алып керү куркынычы белән бәйле рәвештә, күзәтү астында кала. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге җитәкчесе Луиза Борисова белдерде.
“Табиблар күзәтүендә бер генә кеше кала. Конго Республикасыннан килгән студент тагын 7 көн күзәтү астында булачак”, - диде Луиза Борисова.
Искәртеп узабыз, Көнбатыш Африкадан килгән 10 студент, Эбола вирусы алып керү куркынычы белән бәйле рәвештә, күзәтү астында иде, аннары алар 3 кешегә калды. Луиза Борисова сүзләренә караганда, күзәтү астында булган студентларда чир йоктыру билгеләре табылмаган, “барысы да исән-саулар”.
Дөньяда Эбола бизгәге корбаннары 4 меңнән артып киткән, 8 меңнән артык кеше шул вирусны йоктырган. Россия вирусологлары вирус белән көрәшү өчен ярты ел эчендә вакцина тәкъдим итәргә планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз