news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР да 2010-2014 елларга нефть, газ комплексын үстерү программасы хакында фикер алышу узды

Глобаль икътисади авырлыклар чорында тармакны алга таба үстерү шартлары беркадәр үзгәрә

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда 2010-2014 елларга нефть-газ комплексын үстерү программасы әзерләнә. Бүген Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган утырышта “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы әгъзалары шул хакта фикер алышты.

Төп доклад белән чыгыш ясаган компаниянең генераль директоры Рафинат Яруллин сүзләренә караганда, 2008 елда нефть,газ комплексын үстерү буенча икенче программа тәмамланды. Аны гамәлгә ашыру барышында республикада әлеге тармак предприятиеләре саны 3 тапкырга арткан. Нефть, газ, химия предприятиеләрендә хезмәт хакы үсеше узган 5 ел эчендә 272 процент тәшкил иткән. Тармакны үстерү, предприятиеләрне модернизацияләү нәтиҗәсендә Россиягә дөньяның каучук производствосындагы өлешен сизелерлек арттыру мөмкинлеген биргән. Узган ел республиканың нефть, газ, химия комплексында 64,7 млрд. сум инвестицияләр үзләштерелгән. Бу, программаны гамәлгә ашыру чорында ирешелгән иң зур күләм.

Глобаль икътисади авырлыклар чорында тармакны алга таба үстерү шартлары беркадәр үзгәрде, дип саный Рафинат Яруллин. Иң беренче чиратта, сәүдә-кредит шартлары үзгәргән. Шулай да, республикада моны борчылырлык сәбәп дип санамыйлар, ди ул.

Рафинат Яруллин чыгышында “Татнефть” ААҖ нең инвестиция сәясәтенә җентекләп тукталды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Директорлар советы әгъзалары, моннан тыш, “Казан органик синтез” ААҖ чимал белән тәэмин итү, бу предприятиенең өметле инвестиция проектлары хакында фикер алышкан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100