Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР да 2010-2011 елларда “Киләчәк” стратегиясен гамәлгә ашыруга 6 млрд. сум тотылачак
“Стратегиянең максаты – беренче чиратта, укытучының һөнәри үсешен тәэмин итү һәм аның җәмгыятьтәге абруен күтәрү”, -ди Президент Рөстәм Миңнеханов
(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу уку елы республика мәгарифе тарихында “Татарстанда мәгарифне үстерү буенча 2010-2015 елларга комплекслы дәүләт программасы”н гамәлгә ашыра башлау елы буларак кереп калачак. “Киләчәк” дип исемләнгән һәм стратегия характерын алган әлеге документ ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычы белән моннан бер ел элек әзерләнә башлаган иде. Аның нигезенә Россия һәм дөнья илләрендә мәгарифне үстерү буенча тупланган алдынгы тәҗрибә салынды. Бүген республика фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең Түбән Камада узган август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу эшнең башында торган Минтимер Шәймиевкә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, “Киләчәк” стратегиясен 2010-2011 елларда гамәлгә ашыру өчен 6 млрд. сум финанслар юнәлдереләчәк. Стратегиянең максаты – беренче чиратта, укытучының һөнәри үсешен тәэмин итү һәм аның җәмгыятьтәге абруен күтәрү. 1 сентябрьдән мәгариф һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларының хезмәтенә түләүнең яңа системасы кулланыла башлый. Бу яңалык 100 меңнән артык мөгаллим һәм хезмәткәргә кагыла. Әлеге яңалык, Президент ассызыклаганча, укытучы хезмәтенең сыйфатын стимуллаштыруга юнәтелгән. 2011 елның 1 гыйнварыннан мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләре педагоглары да хезмәткә түләүнең яңа системасына күчереләчәк. Рөстәм Миңнеханов сүзләреннән аңлашылганча, боларны күздә тотып хезмәткә түләү фонды 16 процентка арттырыла. Бу исә 2011 ел бюджетында әлеге өлкәгә финанслар 2,8 млрд. сум артыграк каралачак дигән сүз.
Алдагы 5 елда мәгарифне үстерү буенча комплекслы дәүләт программасында педагоглар хезмәтенең сыйфатын күтәрү, иҗади эзләнүләрне стимуллаштыру өчен грантлар программаларына аерым игътибар бирелә. Стимуллаштыру чарасы буларак икенче окладлар системасын куллану нияте бар. Киләсе ел бюджетында бу максатларга 120 млн. сум финанслар карала. Республикада инде берничә ел кадрларның белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү буенча “Алгарыш” программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Президент бу программаны тагын да зуррак масштабта мәгариф хезмәткәрләренә хезмәт иттерү бурчын куйды.
Белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен, гамәлдәге педагогларның белемен күтәрүдән тыш, мәктәпләргә талантлы яшь кадрлар килү өчен шартлар тудыру да зарур. Алар конкурс нигезендә сайлап алынырга тиеш. Аларны мәктәпләрдә ныгытып калдыру өчен социаль пакет, ташламалы шартларда торак белән тәэмин итү, мәктәпләрдә эшләүче яшь галимнәргә фән белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру мөһим бурыч итеп куела.
Талантлы педагог кадрларны әзерләүдә югары мәктәп белән тыгыз хезмәттәшлеккә өметләр баглана. Президент бу җәһәттән Казан (Идел буе) федераль университетына зур вазифалар йөкләнүен ассызыклап үтте.
Мәгариф учакларында мәгълүмат технологияләренең кулланылышы –республика башлыгы чыгышында ассызыкланган тагын бер юнәлеш иде. Аның сүзләренә караганда, заманча компьютер техникасы, югары тизлекле Интернет, укытучылар һәм укучыларны заман технологияләреннән файдаланырга өйрәтү – боларның барысы да республикада киләчәктә электрон белем бирү тирәлеген формалаштырачак. “Алга таба һәр укучыга 1 компьютер дигән максатка ирешергә кирәк. Моны база мәктәпләрендә якындагы 2-3 ел эчендә булдыра алабыз. Түбән Камадагы 10 нчы гомумбелем бирү мәктәбе белән танышып чыкканнан соң, моңа тагын бер кат инандым”, -ди Президент.
Милли мәгарнифне үстерүгә килгәндә, Президент республикада яшәүче халыкларның телләрен үстерү өстенлекле бурыч булып кала, дип белдерде. Татар теленә каралган сәгатьләр кимимәячәк. Ана теле нигезен салуда төп игътибар мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә, башлангыч мәктәпләрдә биреләчәк.
Укучыларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру алга таба да өстенлекле бурыч булып калачак. Бүген Татарстанда спорт корылмалары бик күп төзелә. Шуларның барысын да мәктәп укучылары өчен хезмәт иттерергә кирәк. Рөстәм Миңнеханов бүгенге утырышта катнашкан муниципаль район башлыклары алдына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә мәктәпләрнең бу корылмалардан файдалану графикларын төзү бурычын куйды.
Шушы һәм муниципаль сайлаулар, Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле алда торган мөһим бурычларны билгеләгәннән соң, Татарстан башлыгы республиканың педагоглар коллективын яңа уку елы белән котлап, аларга авыр хезмәтләрендә уңышлар, сәламәлек теләде.
Соңыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко бертөркем мәгариф хезмәткәрләренә РФ һәм ТР югары дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова да бар. Ул II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз