Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балалар студиясе халыкара конкурста җиңде
Балалар вокаль-хореография студиясенең зур сәхнәдәге беренче чыгышы Ансамбльнең “Туган ил” концерт программасында булган иде.
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балалар студиясе халыкара конкурста җиңде. Бу хакта ансамбльнең матбугат үзәге хәбәр итә.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Балалар вокаль-хореография студиясе “Казан бизәкләре” балалар һәм үсмерләр иҗаты халыкара фестивалендә катнашкан. Коллектив фестивальнең “Халык биюләре” номинациясендә I урын алган. Яшь артистлар “Балалар биюе” номинациясендә дә II урынга ия булганнар.
Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов студиянең бу җиңүен яңа ел бүләге буларак кабул итүләрен әйтә. “Без студия педагоглары Әлфия Шиляева һәм Артур Хәбәбетдиновларга рәхмәтлебез. Алар җитәкчелегендә балалар кыска вакыт эчендә конкурсларда югары дәрәҗәгә ирешерлек булып җитештеләр”, - ди ул.
“Студиягә йөрүче балалар артистларыбыз янына басып, чыгыш ясый алалар. Алга таба без аларны ансамбль чыгышларында катнаштыра башларга карар иттек. Аларның үз тамашачысы булачак”, - диде Айрат Хәмитов.
Балалар вокаль-хореография студиясенең зур сәхнәдәге беренче чыгышы Ансамбльнең “Туган ил” концерт программасында узган атнада булган иде, дип искә төшерә матбугат үзәге.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балалар студиясен быел сентябрь аенда гына яңартты. Андый студия 2004-2013 елларда эшләгән булган. Студиягә 6-8 яшьлек 50 бала йөри. Ансамбль талантлы балалар өчен старт мәйданчыгы булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз