Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле узып баручы елга нәтиҗәләр ясый
Ансамбльнең бию, хореография, оркестр төркемнәренең чыгышларын карарга, цехлар белән танышырга мөмкин булачак
(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә көндезге 11 дә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең узып баручы 2014 елга нәтиҗәләр чыгаруга багышланган матбугат конференциясе уздырыла.
Журналистлар белән очрашу вакытында ансамбльнең бию, хореография, оркестр төркемнәренең чыгышларын карарга, цехлар белән танышырга, үткәрелгән концертлар һәм гастрольләр хакында мәгълүмат алырга мөмкин булачак.
2014 елда ансамбль бик күп гастрольләрдә була. Коллектив Сочида уздырылган XI Паралимпия уеннары ачылышында, Мәскәүдә, шул исәптән Россиянең Зур театры сәхнәсендә, Томскида узган федераль Сабан туенда, Рига, Астана кебек шәһәрләрдә чыгыш ясый.
Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мартигта (Франция) узган милли мәдәниятләр фестивалендә катнаша, Казанда концертлар бирә. Татарстанда Мәдәният елы уңаеннан, республиканың районнарында тамашачы җыя, мастер-класслар оештыра.
Иртәгә буласы очрашуда ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, баш балетмейстеры Раилә Гарипова, баш хормейстер Нияз Гәрәев катнашачак, дип хәбәр итә әлеге ансамбльнең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз