news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар телендәге сугыш чоры җырларын башкарачак
28 апрель көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерты узачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). 28 апрель көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерты узачак. Әлеге хәйрия проекты Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана. Концертка билетларның яртысын оештыручылар ветераннарга өләшәчәк.
Кадерле кунаклар өчен артистлар бүләк әзерләгән. Бу музыка кичәсенә ансамбль сугыш елларында башкарылган, соңгы елларда онытылган татар җырларын башкарачак. Әсәрләрнең күбесе фронтта катнашкан милләттәшләребез тарафыннан язылган. Концертка килүчеләр композиторлар Исмай Шәмсетдинов, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Хөснулла Вәлиуллин музыкасын ишетәчәк. Җыр шигырьләре авторлары – шагыйрьләр Адель Кутуй, Фәтыйх Кәрим, Муса Җәлил.
Концертта Россиянең танылган хореографы Сергей Цветков куелышында биюләр дә тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” шигырьләр циклы нигезендә “Тоткыннар” һәм “Хатлар” номерларын күрә алачак. Кичәдә сугыш турында вәсикави фильм да күрсәтеләчәк. Яңа программа ике – рус һәм татар телләрендә алып барылачак дип көтелә.
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле әле генә Себер, Идел буе төбәкләрендәге гастрольләрдә булып кайтты. Артистлар Төмәндә, Түбән Вартада, Сургутта, Өфедә чыгыш ясады. Концертлар программасына ансамбльнең “алтын фонды”н тәшкил иткән чыгышлар кергән иде. Ансамбльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1 май көнне коллектив - Буада, ә 5 майда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Идел буе районы ветераннары өчен концерт бирәчәк. Артистлар 8 май көнне Волгоградтагы Мамай биеклегендә узачак Бөек Җиңү бәйрәме чараларында катнашырга ниятли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2