news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертында яңа номерлар тәкъдим итте

Татар халык җырлары, төрле милләт биюләре дә тамашачыларның күңеленә хуш килде

 (Казан, 12 декабрь. “Татар-информ”). Кичә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды. Коллективның еллык үзенчәлекле хисабы булган концерт − тамашачылар өчен көтеп алынган мәдәни чараларның берсе, шуңа да тамашага билетлар табу кыен була.

Мәдәни чарага килгән ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова сүз алып: “ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле — республиканың әйдәп баручы коллективларының һәм визит карточкаларының берсе”, - диде ул һәм ансамбльдә эшләүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Коллективның оркестр артисты Ольга Миюкова һәм хорда җырлаучы Радик Шакиров “Мәдәнияттә ирешкән казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Берничә артистка ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Концерт “Ак морзалар” вокал-хореографик композициясе белән башланып китте. Бу кичтә ул тамашачыга беренче тапкыр тәкъдим ителде.

Концертның беренче өлешендә “Ай былбылым”, “Бала уйнатканда”, “Алтын пута”, “Көмеш беләзек” кебек татар халык җырларын ишетергә мөмкин булды. Икенче бүлектә исә тамашачылар төрле илләрдә яшәүче төрле милләт халкы биюләрен карады.

Коллективның киләсе концерты 20 декабрь көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә узачак, дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат хезмәте.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot