news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт туризм комитеты рәисе республикада яшәүчеләрне Бөтендөнья туризм көне белән котлады

Ул туроператорлар, туристлык компанияләре, кунакханә хезмәткәрләре, экскурсия оештыручылар, транспорт компанияләренә һ.б. уңышлар теләде

  (Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген бөтен дөньяда Туризм көнен билгеләп үтәләр. Ул 1979 елда Бөтендөнья туристлык оешмасы Генераль ассамблеясе тарафыннан Испаниянең Торремолино шәһәрендә гамәлгә куелган һәм ел саен 27 сентябрьдә билгеләп үтелә.
ТР Дәүләт туризм комитеты рәисе Сергей Иванов татарстанлыларны Бөтендөнья туризм көне белән котлады, башкарылган эш өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм туроператорлар, туристлык компанияләре, кунакханә хезмәткәрләре, экскурсия оештыручылар, транспорт компанияләре, җәмәгать туклану предприятиеләренә уңышлар теләде
Сергей Иванов котлавында билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда туристлык сезоны бигрәк актив, туристлар агымы югары булуы күзәтелә. Ел башыннан алып Татарстанда 1 млн 200 меңнән артык турист булган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 30 процентка күбрәк, дип ассызыклады ул.
Туристлык өлкәсендә, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы ЮНЕСКО һәйкәле статусына ия булуы һәм бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе кебек мөһим вакыйгалар булды, дип өстәде С.Иванов. Аның территориясендә беренче тапкыр “Бөек Болгар” фестивале узды. Шулай итеп борынга шәһәр территориясенә бөтен Россиядән тарих һәм мәдәният яратучы 14 мең кеше җыелды. Республикада 2020 елга кадәр туризмны үстерү программасы кабул ителде.
“Туризм индустриясе базарыннан эре туроператорларның китүе сәбәпле, бу сезонда кыенлыклар белән дә очраштык. Бергәләп аларны җиңәрбез дип ышанам”, - дип билгеләп үтте котлавында ТР Дәүләт туризм комитеты рәисе, дип хәбәр итә ТР Туризмны үстерү үзәгенең җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100