news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт торак инспекциясенең барлык идарәләрендә “кайнар линия” телефоннары эшли
Алар эш көннәрендә иртәнге сигездән кичке алтыга, шимбә көнне сигездән көндезге бергә кадәр эшли
Скопировать ссылку
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Торак йортларны җылылык белән тәэмин итү белән канәгать булмаганда яки фатирларга җылылык килмәгәндә, гражданнар үзләре яшәгән территорияләрдәге зона торак инспекцияләренә шалтырата ала. Республикада ягу сезоны башлану белән, ТР Дәүләт торак инспекциясенең барлык бүлекчәләрендә “кайнар линия” телефоннары эшли, дип хәбәр итә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Җылылык белән проблемалар туа калганда, казанлылар 292-72-52 номерына шалтырата ала. Чаллы шәһәре, шулай ук Тукай, Минзәлә, Актаныш районнарында яшәүчеләр Чаллы зона торак инспекциясендәге “кайнар линия”гә мөрәҗәгать итә алачак. Аның номеры – (8-8552) 71-38-42.
Әлмәт зона торак инспекциясендә ачылган (8-8553) 45-77-75 номерына Әлмәт, Мөслим, Сарман, Чирмешән халыкыннан дәгъва һәм мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Лениногорски һәм Ютазы районнары өчен Бөгелмә зона торак инспекциясендә ачылган (8-85594) 6-05-45 номеры хезмәт итәчәк. Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеевски районнарында яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр (8-85557) 3-10-77 номерына кабул итеп алына. Чистай, Алексеевски, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Спасс районнарыннан дәгъвалар (8-84342) 5-05-13 номерына кабул ителә. Калган 18 район халкына Үзәк инспектор бүлегендә ачылган “кайнар линия” хезмәт күрсәтәчәк. Торакны җылытуга кагылышлы дәгъвалар белән (8-843) 236-96-53 номерына шалтыратырга мөмкин.
Торак инспекциясенең “Кайнар линия” телефоннары йортларга җылылык бирү чорында эш көннәрендә иртәнге сигездән кичке алтыга, шимбә көнне сигездән көндезге бергә кадәр эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2