news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән 1200 дән артык фатир әлегә буш тора
Ихтыяҗ түбән булу сәбәпле, нигездә, Татарстанның авыл районнарында төзелгән 1200 дән артык фатир әле дә үз хуҗаларын тапмаган
Скопировать ссылку
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән 1200 дән артык фатир әле дә булса үз хуҗаларын тапмаган. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә әнә шундый мәгълүматлар китерелде.
Республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько үз докладында китергән мәгълүматларга караганда, нигездә, авыл муниципаль районнарында төзелгән 1217 фатирны социаль ипотека программасында катнашучылар алырга ашыкмый. Моның төп сәбәбе – халыкта торак сатып алырга җитәрлек акча булмауда. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы федераль үзәккә әлеге фатирларны сатып алырга тәкъдим итсә дә, әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән. Шуңа бәйле рәвештә, Андрей Ясько фикеренчә, социаль ипотека программасының төп бурычы торакны алга таба аңа ихтыяҗ булган зур шәһәрләрдә төзү кирәклегенә кайтып калырга тиеш.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кыска вакыт эчендә буш торган фатирларга кешеләрне күчерүне тәэмин итәргә кушты. Татарстан Хөкүмәте башлыгы муниципаль берәмлек башлыкларына 4 февральдә ТР Дәүләт торак фондының попечительләр советы утырышы узачагын искәртте. “Буш йортлар булган бер генә район да киләсе елда программага кертелмәячәк, - дип ассызыклады Премьер-министр. – Бу йортлар - әрәм булып тик ятучы акчалар, безнең быел Дәүләт торак фонды программасының дефициты болай да 1,5 миллиард сумга якын тәшкил итә”.
Республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары шулай ук Казанда социаль ипотека программасы буенча торак төзүгә бәйле вәзгыятькә карата борчылуын белдерде. Андрей Яськоның сүзләренә караганда, шәһәр мэры һәм муниципаль берәмлек башкарма комитетлары җитәкчеләренең Казандагы төзелеш мәйданчыклары белән танышып чыгуларына карамастан, финанслау ачылса да, аларда киң колачлы эш җәелдерелмәгән. Шул ук вакытта быел Татарстан башкаласында социаль ипотека программасы буенча 400 мең квадрат метр торак төзү күздә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2