news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР дәүләт телләрен саклау буенча дәүләт программасы сайты сынау режимында эшли

Аерым алганда, сайтта “Тере тел – тере милләт!” проектлары конкурсы белән танышырга мөмкин

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы сайты - tel.tatar.ru ны сынау режимында эшләтеп җибәрде.

Сайтта дәүләт программасын гамәлгә кую барышы турында мәгълүмат урнаштырылачак.

Моннан тыш, гражданнар гамәлгә куела торган чаралар буенча искәрмәләр яки тәкъдимнәрен белдерә ала. Аерым алганда, сайтта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелгән “Тере тел – тере милләт!” проектлары конкурсы белән танышырга мөмкин.

Һәр номинация буенча проектны гамәлгә куюга һәм үстерүгә грант биреләчәк. Грантларның гомуми күләме – 500 мең сум. Конкурс 20 нче сентябрьдән 31 нче октябрьгә кадәр үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100