news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе профессиональ кадрларга кытлык кичерә

Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институты студентлары белән очрашу уздырылды

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе профессиональ кадрларга кытлык кичерә. Шуңа бәйле рәвештә, Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институты студентлары белән очрашу уздырылды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Очрашуга институтның бишенче курс студентлары чакырылган иде. Күзәтү органының эше турында идарә башлыгы Радик Зыятдинов, оештыру-хокук эше бүлеше балыгы Люция Әблиева, идарәнең Актаныш муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы Илдус Хәкимов сөйләде.

Учреждение хезмәткәрләре студентларны үз эшчәнлекләренең төп юнәлешләре белән таныштырды. Алар үз чыгышларында билгеләп узганча, бүгенге көндә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе заманча техниканы яхшы белүче квалификацияле белгечләргә мохтаҗ. Вузга килгән предприятие вәкилләре студентларга һөнәр сайлаган вакытта һәм университтны тәмамлаганнан соң ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә эшкә урнашырга ярдәм итәрлек мәгълүмат бирергә тырышты.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100