Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Сугыш турында искә төшереп” дигән проект эшли башлады
Бер мәйданчыкта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган берьюлы алты күргәзмә урнашты
(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында “Сугыш турында искә төшереп” дип аталган үзенчәлекле проект эшли башлады. Бер мәйданчыкта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган берьюлы алты күргәзмә урнашты.
“Сугыш – беренче полосаларда” дип аталган күргәзмәне ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее “Альфа банк” ачык акционерлык җәмгыяте һәм “Комсомольская правда” газетасы белән берлектә оештырылган. Ул “Комсомольская правда” газетасының 1941-1945 елларда дөнья күргән 50 санының беренче полосасыннан тора. Аларда сугыш афәте, халыкның тылдагы фидакарь хезмәте чагылыш тапкан.
Күргәзмәнең ачылышында “Альфа банк”ның Казандагы филиалы идарәчесе Дмитрий Шестаков, ветераннарны бәйрәм белән котлап, бу экспозициянең бөтен Россия буенча – Калининградтан алып Владивостокка кадәр булган 22 шәһәрдә оештырылуын хәбәр итте. Мондый чараларның ветераннарның яшь буын вәкилләре белән аралашуы өчен кулай булуын белдерде.
“Бу Җиңү Көне” экспозициясенә исә Казан фотографларының узган елларда бәйрәм көннәрендә төшерелгән эшләре, фронттан килгән хатлар һәм хәрби плакатлар урын алган.
Күргәзмәләр залының өченче катында Бөек Ватан сугышында катнашкан рәссамнарның берсе Александр Бабичев һәм аның хатыны Гертруда Никитинаның эшләреннән торган күргәзмә ачылды. Ул эшләр хәрби тематикага багышланмаган, биредә 1947 һәм 1960 елларда ясалган пейзажлар, портретлар, автопортретлар һәм акварельләрне тамаша кылырга мөмкин.
Таган күргәзмәләр залының беренче катында “Җиңү коралы”, “Балалар үзләре белмәгән сугыш турында рәсемнәр ясый”, “Мин СССРда тудым” дип аталган күргәзмәләр эшли.
“Җиңү коралы” экспозициясе икенче бөтендөнья сугышы вакытында кулланылган хәрби техника модельләрен тәкъдим итә. Алар арасында төрле модификациядәге легендар совет танклары да, PZ – V “Пантера” һәм PZ – VI “Тигр” кебек немец танклары да, инглизләрнеке дә бар.
“Балалар үзләре белмәгән сугыш турында рәсемнәр ясый” күргәзмәсе Казан һәм республика районнары укучылары иҗат эшләреннән тупланган. Бу эшләр “Сугыш балалары” республика бәйгесенә юлланган булган.
Бүген шулай ук Бөек Ватан сугышы кырларында башын салган рәссамнар хөрмәтенә куелган истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар, ветераннарга концерт та күрсәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз