news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды

“Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында” закон проектына карата төзәтмәләр каралды. Комитет әгъзалары “төнге вакыт” төшенчәсен ачыклый торган төзәтмәләрне хуплап тавыш бирде

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды.
Комитет әгъзалары ТР Дәүләт Советына киләсе биш елга Татарстан Республикасының Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре буенча (5 нче суд участогы) җәмәгать судьясы итеп Рәшит Ишморатовны сайларга тәкъдим итте.
Парламент тарафыннан икенче һәм өченче укылышта кабул итү өчен, “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты җибәрелде.
Комитет, Татарстан Республикасы территориясендә булган иҗтимагый берләшмәләрдән ТР Иҗтимагый палатасы составына раслану өчен тәкъдим ителгән кандидатураларның материалларын карап, 30 кандидатураның палата составына тәкъдим ителергә хокуклы булуын белдерде. Тәкъдим ителү тәртибен бозган 5 кандидатура депутатлар тарафыннан кире кагылды.
ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе күрсәтмәләрен һәм ТР Министрлар Кабинетының тәкъдимнәрен исәпкә алып, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан әзерләнгән төзәтмәләрне хуплаганнан соң, депутатлар “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында“ закон проектын икенче укылышта кабул итү өчен җибәрде.
Аннан соң “Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында” закон проектына карата төзәтмәләр каралды. Комитет әгъзалары “төнге вакыт” төшенчәсен ачыклый торган төзәтмәләрне хуплап тавыш бирде. Төзәтмәләрдә шулай ук төнлә тынлык сакланырга тиешле һәм гражданнарның тынычлыгын боза торган объектлар тәгаенләнә.
Закон проекты ТР Дәүләт Советының якын арадагы утырышында икенче һәм өченче укылышта карау өчен тәкъдим ителде. Чөнки комитет рәисе урынбасары Рафил Ногманов хәбәр иткәнчә, бу законны тизрәк кабул итүне сораган мөрәҗәгатьләр күп керә.
“Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" закон проекты да икенче һәм өченче укылышта карау өчен җибәрелде. Ул төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозуны эш-хәрәкәтләрдән халыкны яклауның хокукый механизмнарын булдыруны күз алдында тота.
Аннан соң комитет әгъзалары "Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектына карата кергән төзәтмәләр хакында фикер алышты. Массакүләм ял итүне, коену урыннарын һәм башка хуҗалык эшчәнлеген оештырганда су объектларыннан файдаланганда гражданнарның, вазыйфаи һәм юридик затларның җаваплылыгын арттыруга юнәлтелгән закон проекты парламент тарафыннан карауга җибәрелде.
Беренче укылышка “Татарстан Республикасының комарлы уеннарны оештыру һәм уздыруда дәүләт көйләве өлешендә аерым закон актлары (закон актлары нигезнамәләре) көчен югалткан дип тану турында” закон проекты тәкъдим ителде. Әлеге закон проекты ТР Министлар Кабинеты тарафыннан кертелгән. Аны беренче укылышта кабул иткәннән соң, лотерея клублары һәм Интернет-лотереялар эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне көйләүгә юнәлтелгән төзәтмәләр әзерләү көтелә.
Комитет әгъзалары Яшел Үзән муниципаль районы Советы тарафыннан кертелгән “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 2.8 статьясына үзгәреш кертү хакында" закон проектын хуплдаы һәм беренче укылышта кабул итү өчен җибәрде.
Закон проекты составында этил спирты булган, өйдә эшләнгән продукцияне саткан һәм урнаштырган өчен, административ җаваплылыкны көчәйтүне күз алдында тота.
Моннан тыш, федераль законнар проектлары һәм төбәк парламентларының закон инициативалары каралып хупланды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100