Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты түләүле парковкалар турындагы закон проектына төзәтмәләрне кабул итмәде
Комитет әгъзалары чираттагы утырышта закон проектын икенче һәм өченче укылышларда кабул итәргә тәкъдим итте
(Казан, 10 февраль,"Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында шактый киң яңгыраш алган түләүле муниципаль парковкалар турындагы закон проектына тәкъдим ителгән төзәтмәләр кире кагылды. Билгеле булганча, аларны КПРФ фракциясе тәкъдим иткән иде. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
КРПФ вәкиле, депутат Артем Прокофьев парковкалардан кулланган өчен түләмәүгә каралган штраф күләмен нигезсез төстә артык югары дип саный. Аның фикеренчә, штрафны 2500 сумнан 500 сумга калдыру урынлы булыр иде. Ни өчен дигәндә, парковка өчен түләмәүгә билгеләнгән штраф куркынычлылык дәрәҗәсенә тәңгәл килми. "Мәскәүдә җан башына керем уртача 54 мең 869 сум тәшкил итә, Казанда ул 26 мең 161 сумнан гыйбарәт. Ә штрафлар ике шәһәрдә дә бертөрле күләмдә. Екатеринбургта җан башына керем 31 мең сум, ә штраф 1 мең сум", - дип Артем Прокофьев татарстанлылар кесәсе өчен 2500 сумлык штрафның артык югары булуына ишарәләде. Аның әйтүенчә, светофорның кызыл утына чыгып китү өчен штраф 1 мең сум, ә бу хилафлык тудырган куркынычлылык дәрәҗәсе югарырак та кебек.
Искәртеп узабыз: КПРФлылар сәгать кичке 7дән иртәнге 8 гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә, шулай ук парковкадан 500 м дан да ерак урнашмаган торак йортларда теркәлгән автомобильчеләрне муниципаль парковка өчен түләмәгән затларга каралган штрафтан азат итәргә тәкъдим иткән иде.
Сөйләшү барышында коммунистларның барлык төзәтмәләре кире кагылды. Комитет әгъзалары чираттагы утырышта закон проектын икенче һәм өченче укылышларда кабул итәргә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз