news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советының яңа чакырылышында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе итеп Юрий Камалтынов сайланды

V чакырылыш Дәүләт Советында 2 фракция, 1 депутатлык берләшмәсе оешты

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында республика парламентының эшче органнары формалаша. Көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча 2 фракция, 1 депутатлык берләшмәсе оешты.

Яңа чакырылышта "Бердәм Россия" фракциясе 83 депутаттан гыйбарәт. Аның җитәкчесе итеп Юрий Камалтынов билгеләнде. Аның урынбасарлары буларак, элек ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры булып эшләгән Рафис Борһанов һәм Анастасия Исаева эшләячәк.

КПРФ фракциясендә - өч кеше. Аның җитәкчесе – Хафиз Миргалимов, һәм урынбасары итеп Артем Прокофьев сайлап куелды. "Татарстан – Яңа гасыр" депутатлык берләшмәсен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкләде. Берләшмәгә 10 депутат керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100