news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советының V чакырылыш депутатлары парламент комитетларын формалаштырды

Комитетларның җитәкчеләре дә сайланды

 (Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советы  депутатлары ТР Дәүләт Советының комитетларын формалаштырды.

Лотфулла Шәфигуллин ТР Дәүләт Советы комитетлары составын үзгәртмәскә һәм шул күләмдә калдырырга тәкъдим итте.

ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетына 10 депутат билгеләнде. Комитет җитәкчесе итеп, Светлана Захарова сайланды.

Экология, табигатьтән файдалану, аграр мәсьәләләр һәм азык-төлек сәясәте комитетына, шулай ук, 10 депутат билгеләп куелды. Бу комитетка депутат Таһир Һадиев рәислек итәчәк.

Дәүләт корылышы һәм һәм җирле үзидарә комитетын Альберт Хәбибуллин җитәкләячәк, бу комитетка да 10 депутат билгеләнде.

Рафис Борһанов җитәкчелегендәге Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетында 15 депутат эшләячәк.

Закончалык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе итеп Шакир Яһудин сайлап куелды. Аның кул астында 12 депутат эшчәнлек алып баруы көтелә.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе итеп Разил Вәлиев янә сайланды. Ул 15 депутат белән эшләячәк.

Шул кадәр үк депутатның Бюджет, салымнар һәм финанс комитетында эшләве ниятләнә. Бу комитетның җитәкчесе итеп Леонид Якунинны билгеләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100