Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт Советының унынчы утырышы агымдагы елның 22 апрелендә чакырылачак
Бу хакта бүген Татарстан парламенты Президиумының Яр Чаллыда спикер Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган күчмә утырышында хәбәр ителде
Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Дүртенче чакырылыштагы ТР Дәүләт Советының унынчы утырышы агымдагы елның 22 апрелендә чакырылачак. Бу хакта бүген Татарстан парламенты Президиумының Яр Чаллыда спикер Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган күчмә утырышында хәбәр ителде.
ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, көн тәртибенә 60 мәсьәлә кертелә. Алар арасында “М.Ш. Шәймиевне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләү турында”, “Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасын раслау турында”, “Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын билгеләү турындагы тәкъдимнәрен килештерү хакындагы” кебек мәсьәләләр бар.
Президиум утырышы барышында парламентның агымдагы елның II кварталына эш планы һәм башка мәсьәләләр каралды.
Утырышта республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре вазыйфаларын башкаручылар, суд хакимияте, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә парламент матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз