news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышы уздырылды

Анда инвалидлар һәм хәрәкәте чикләнгән кешеләрнең тормыш эшчәнлеге объектларына тоткарлыксыз үтеп керү проблемасын чишү турында сүз барды

 (Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар республикада инвалидларның һәм хәрәкәт үтүе чикләнгән кешеләрнең өстенлекле объектларга һәм хезмәтләргә тоткарлыксыз ирешә алуын тәэмин итү чараларының үтәлешен тикшерделәр. Шулай ук ике закон проекты каралды. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Комитет җитәкчесе Светлана Захарова әйткәнчә, бу сорау парламентның даими контроленда тора. Бу турыда мәгълүмат белән утырышта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда хәзерге вакытта 320 меңләп инвалид һәм хәрәкәте чикләнгән 1 миллион чамасы кеше яши. Бу – барлык халыкның өчтән бере дигән сүз. Шуңа күрә “Уңайлы мохит” программасы гражданнарны социаль яклауга юнәлтелгән дәүләт программалары арасында аеруча мөһим урын биләп тора.

Министр урынбасары инвалидлар һәм хәрәкәте чикләнгән кешеләрнең тормыш эшчәнлеге объектларына тоткарлыксыз үтеп керү проблемасын чишүгә ярдәм итә торган чаралар турында сөйләде. Барлыгы 131 объектта (шул исәптән 33 сәламәтлек оешмасында, 45 социаль яклау һәм мәшгулият учреждениесендә, 22 мәдәният йортында, 18 спорт объектында, 104 мәктәптә һәм 10 училищеда) аларны атап үтелгән категориядәге кешеләргә җайлаштыру буенча эш башкарылган. Күп кенә шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннары махсус көйләнгән, министрлык республиканың барлык җайлаштырылган объектларының интерактив картасын ясаган, ведомствоның сайтында инвалидларга уңайлы мохит булдыруны регламентлый торган методик күрсәтмәләр урнаштырылган.

Күтәрелгән мәсьәлә буенча фикер алышуларда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, комитет рәисе Светлана Захарова, депутатлар Алексей Созинов, Татьяна Воропаева, Рифат Ганибаев, Ильсөя Мезикова, Халил Гыйниятов, министрлыклар вәкилләре катнашты. Татарстанда инвалидларның тормыш шартларын яхшырту өчен күп эшләнүен билгеләп үтеп, комитет әгъзалары шул ук вакытта “Уңайлы мохит” программасы колачлаган объектларның реестрын киңәйтү, җайлаштырылган объектларны корганда төзелеш эшләренең сыйфатын контрольга алу кирәклегенә басым ясадылар. Алар фикеренчә, керү-чыгу шартларын инвалидларга җайлаштыру белән артык мавыгып, башка якларны да онытырга ярамый. Бу өлкәдә яңа баскычка күтәрелергә һәм инвалидларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында кайгыртырга кирәк. Җайлаштырылган спорт мәктәбе ачу да көн тәртибендә тора.

Нәтиҗәдә, комитет “Уңайлы мохит” программасын киләчәктә дә тормышка ашыру буенча Хөкүмәткә, министрлыкларга һәм җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәрне эченә алган карар кабул итте.

Аннары депутатлар ике республика законы проектын карап чыктылар. Аларның икесе дә Дәүләт Советының чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим ителде, диелә ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100