news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советының президиумы формалаштырылды

Аның составына 13 депутат керә

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген яңа V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының оештыру характерындагы беренче утырышында парламентның президиумы сайланды.

Аның составында барысы - 13 депутат. Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасарлары Юрий Камалтынов һәм Римма Ратникова, Дәүләт Советы секретаре Лилия Мавринадан тыш, президиум совтавына Ирина Бакова, Разил Вәлиев, Рәфкать Кантюков, Татьяна Ларионова, Хафиз Миргалимов, Рөстәм Мөхәммәдиев, Мәгъзүм Сәлахов, Лотфулла Шәфигуллин һәм Леонид Якунин сайлап куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot