news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты муниципалитетларда тарихи әһәмияткә ия объектлар белән танышты

Комитетның күчмә утырышы узды

 (Казан, 25 июнь, «Татар информ», Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты республиканың Биектау, Арча, Әтнә районнарында булды һәм Арчаның Яңа Кырлай мәдәният йортында күчмә утырыш уздырды. Утырышның максаты “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында”гы ТР Законы үтәлеше белән танышу иде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендә барган утырышта парламентның югарыда әйтелгән комитеты рәисе Разил Вәлиев, депутатлар Илшат Әминов, Фәрит Мифтахов, Валентина Липужина, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты.

Көн тәртибе Биектау районында урнашкан Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгы белән танышудан башланды. Аннары депутатлар ике төркемгә бүленеп, Арча һәм Әтнә районнарында урнашкан тарихи объектлар белән танышырга юл тотты.

Депутатлар Арча муниципаль берәмлегенең Иске Чүриле авылында урнашкан Казан Богородица чиркәвен (ул 1830нчы елда төзелгән), Урта Корса авылы мәчетен, Югары Корса авылындагы борынгы мәдрәсәне, Арча районының “Казан арты” тарихи-этнографик музеен һәм Хотняда Петр һәм Павел чиркәвен карады.

Әтнә районына юл тоткан депутатлар делегациясе исә Түбән Бәрәскә авылының XVIII гасырда салынган мәчете, Олы Әтнәдәге сәүдәгәр Даутов йорты, Мәңгәр авылында ике гасыр элек яшәгән сәүдәгәр Бакиров йорты һәм Арчаның “Казан арты” тарихи-этнографик музее кебек объектларны күздән кичерде.

Утырыш Арчаның Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында дәвам итте. Ул ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендә үтте. Утырышта шулай ук ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР ФА президенты Мәгъсүм Сәлахов, ТР ФА вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, ТР ФАның Археология институты директоры Айрат Ситдиков,  Арча муниципаль районы башлыгы  Алмас Нәзиров, Биектау, Әтнә муниципаль берәмлекләре башлыкларының урынбасарлары һ.б. катнашты.

“Авыл һәм район җирлекләрендә тарихи әһәмияткә ия булган объектлар искиткеч күп. Алар туристларны үзләренә җәлеп итеп тора. Бу комитетның тарихи һәйкәлләргә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрүе һәм бүгенге кебек әлеге сорауны тирәнтен өйрәнүе бик уңай, вакытлы күтәрелгән мәсьәлә. Әлеге тема күпләрне борчый”, - дип билгеләп узды ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.Ратникова.

Утырышта доклад белән чыгыш ясаган ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова республикада булган тарихи объектларга анализ ясады. “Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы муниципаль районнары территорияләрендә тарихи әһәмияткә ия 1004 объект бар: шуларның 38е бүген бөтенләй ишелү дәрәҗәсендә, 304енең торышы канәгатьләнерлек, 96сы канәгатьләнерлек түгел. Аларны төзекләндергән очракта, тарихны саклап калу гына түгел, туристларны да җәлеп итү чарасы булыр иде”, - диде ул һәм, муниципаль районнарда урнашкан тарихи әһәмияткә ия булган һәйкәлләрне муниципаль берәмлек хакимиятләре белән берлектә сакларга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Утырышта шулай ук Арча районы башлыгы Алмас Нәзиров, Әтнә районы җитәкчесе урынбасары Айрат Каюмов, Биектау районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәветдинова, “Таттелеком” ААҖ җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин, ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова, ТР ФАнең Археология институты директоры Айрат Ситдиков та аерым чыгыш ясады.

Нәтиҗәдә, комитет бертавыштан “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” (җирле (муниципаль) мәдәни мирас объектларын саклау турында) карар кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot