news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советының киләсе утырышында мәктәпкәчә белем бирү турында хөкүмәт сәгате була

Парламент депутаты Разил Вәлиев республикада алдагы 3-4 елда балалар бакчалары тагын да артачагына инандыра

 (Казан, 9 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Эш планы нигезендә, ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында "Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү турында" хөкүмәт сәгатен уздыру ниятләнә.

Парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бүген, президиум утырышыннан соң, журналистларга хәбәр иткәнчә, бу мәгариф системасында кабул ителгән яңа закон белән бәйле. "Соңгы вакытта мәктәпкәчә белем бирү бакчаларында балаларны ашату һ.б. мәсьәләр буенча парламентка мөрәҗәгатьләр килә һәм бу мәсьәләне Дәүләт Советы утырышында күтәрмичә ярамый. Дөрес, бу юнәлештә бик күп эшләр эшләнелә, әмма, шуңа да карамастан, Татарстанда 16 меңнән артык бала балалар бакчаларына урнаштырылмаган. Әти-әниләргә компенсация түләү мәсьәләсе дә бер генә тапкыр күтәрелмәде. Икътисади кризис чорында бу бик авыр сорау һәм аны чишәр өчен алдагы 3-4 елда мәктәпкәчә белем бирү йортларын арттырып, булганнарын төзекләндереп, балаларны аларга урнаштырып бетерү планлаштырыла", - диде ул.

Искәртеп үтәбез, V  чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының VII  утырышы 16 апрельгә билгеләнгән. Бу хакта бүген президиум утырышында билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100