Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт Советының киләсе утырышы бу айда ук планлаштырыла
Анда Татарстан бюджетын икенче укылышта кабул итү ниятләнә
(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советының киләсе утырышы 26 ноябрьгә планлаштырыла. Анда Татарстан бюджетын икенче укылышта кабул итү ниятләнә.
Бу хакта бүген “Татар-информ” МАда аның генераль директоры Леонид Толчинский алып барган “Пятница, с 13-го” видеоязмасын әзерләгәндә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.
“Хәзер нефть бәясе үзгәреп тора һәм бүгенге көндә 86 АКШ доллары тәшкил итә. Кабул ителгәннән соң да бюджетка үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Бу республикадагы социаль юнәлештә эшләүче проектларны тормышка ашыру өчен кирәк”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз