Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты Минтимер Шәймиев кандидатурасын яклады
^ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты Минтимер Шәймиев кандидатурасын яклады
(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты бүгенге утырышында ТР Президенты постына Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән Минтимер Шәймиев кандидатурасын күпчелек тавыш белән яклады.
Комитет рәисе Марат Галиев утырышны ачканда ТР Президенты вәкаләтләрен Минтимер Шәймиевкә бирү язмышны хәл итүче мәсьәлә булуын ассызыклады. Әлеге мәсьәлә буенча беренчеләрдән булып үз фикерен КПРФ фракциясе депутаты Роберт Садыйков белдерде. Ул кабат РФ субъектлары башлыкларына вәкаләтләр бирү турындагы федераль законны тәнкыйтьләп чыкты һәм бу мәсьәлә турында фикер алышмаска чакырды. Күпчелек депутатлар хәзерге президентны һәм республиканың сәяси курсын яклап чыгыш ясады. Минтимер Шәймиевнең казанышлары арасында депутатлар, беренче чиратта, Татарстан икътисадының динамик үсешен, милләтара һәм динара татулык турында билгеләп үтте. Марат Галиев билгеләп үткәнчә, үз вакытында ул әлеге федераль законга каршы чыгыш ясаган. “Әмма закон кабул ителде һәм мин аны үтәргә мәҗбүрмен. Мин РФ Президенты карарлары белән сирәк килешәм, әмма бу очракта республика президентыннан уңды, дип исәплим. Күпмилләтле Татарстанда тотрыклылыкны саклау мәсьәләсе бик мөһим мәсьәлә”, - дип ассызыклады Марат Галиев.
Яклап бирелгән 13 һәм бер “каршы” тавыш белән комитет ТР Дәүләт Советына ТР Президенты вәкаләтләрен Минтимер Шәймиевкә бирергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз