news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты 2015 елга бюджет проектын тикшерде

Комитет әгъзалары билгеләп узганча, Татарстан бюджет проектын, тулаем алганда, социаль юнәлешле дип атарга мөмкин

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразы һәм "2015 елга һәм 2016 һәм 2017 планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы  Закон проектын тикшерде. Утырышны комитет рәисе Рафис Борһанов үткәрде.

Республиканың социаль-икътисади үсеш фаразы һәм Татарстанның төп финанс законының төп параметрлары турындагы докладлар белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм ТР финанслар министры урынбасары Данил Волков чыгыш ясады. Алар икесе дә республика өчен киләсе ел җиңел булмаячак, дип билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара элемтәләр бүлеге.

Фаразда чагылган макроикътисади күрсәткечләр икътисади үсеш тизлеге кимү белән характерлана. Әйтик, 2014 елда тулаем төбәк продукты 104,2 процент дип фаразланган, ә чынбарлыкта ул 101,3 процентны тәшкил итә. 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 планлы чорына ТР бюджет проектына мөнәсәбәттә социаль-икътисади үсеш фаразы, хәзерге белән чагыштырган вакытта, яхшырак булган. 2015 елда - 104,7, 2016 елда 104,9 процент. Хәзерге вакытта 2015, 2016 һәм 2017 елларга фаразлар 102, 103,2 һәм 103,5 процент тәшкил итә.

Риск факторлары арасында С.Сираҗиева нефтькә бәяләр, рубль курсы төшү, инвестицияләр кимү, инвестицияләр катнашкан проектларны туктату, көнбатыш технологияләреннән файдалану һәм көнбатыш базарларына керү мөмкинлеге кимүне атады. Әмма, комитет утырышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстанда сәнәгатьнең күп тармаклары буенча шактый потенциал тупланган. Шуңа да, республика бюджеты проекты Россия икътисады үсеше кимү шартларында формалаштырылган булса да, ТР Финанс министрлыгы фаразлары буенча, 2015 елда табыш 6 процентка артып, 147,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. 

Республика кеременең төп чыганаклары булып табышка салым, физик затлары кеременә салым һәм милек салымы (табышларның гомум суммасының 84 проценты), шулай ук оешмалар табышына салым (38 процент) тора. 2015 елда керемгә  салым 50,2 миллиард сум, 2016 елда - 51,5 миллиард, 2017 елда 52,3 миллиард сумга бәяләнә. Шул ук вакытта республика предприятиеләренең чиреге, Сәрия Сираҗиева мәгълүматлары буенча, зыянга эшли. Чыгымнарның гомум күләме 153 миллиард сум тәшкил итә (узган чор белән чагыштырган вакытта, 5,7 процентка арткан). Бюджет дефициты 5,4 миллиард сум дип кертелгән (узган чор белән чагыштырган вакытта 0,5 процентка арткан).

Тулаем алганда, Татарстан бюджетын социаль юнәлешле дип атап була. Чыгымнарның күп өлеше социаль бурычларны үтәү белән бәйле.

Республиканың төп финанс документы проектында  бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакын һәм стипендияләрне арттыру каралган (2015 елның 1 октябреннән - 5, 2016 елның 1 октябреннән - 4,5, 2017 елның 1 октябреннән 4,3 процентка). Шул ук вакытта киләсе елда коммуналь тарифлар 6 процентка күтәреләчәк.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100