news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^ТР Дәүләт Советының Экология, җир ресурслары һәм җирдән файдалану комитетының күчмә утырышында җир пайлары проблемасы каралачак

^ТР Дәүләт Советының Экология, җир ресурслары һәм җирдән файдалану комитетының күчмә утырышында җир пайлары проблемасы каралачак

(Казан, 29 март, “Татар-информ”). Татарстан халкын борчыган мәсьәләләрнең берсе – җир пайлары проблемасы ТР Дәүләт Советының Экология, җир ресурслары һәм җирдән файдалану комитетының апрельдә узачак күчмә утырышында каралачак. Бүген бу хакта “Татар-информ” агентлыгында үткән интернет-конференциядә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Кызганычка каршы бу өлкәдә проблемалар булуын танып, Марат Әхмәтов җир мөнәсәбәтләре “махсус” министрлык – ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре тарафыннан җайга салынырга тиеш дип билгеләп үтте, аңа якын араларда җитди оештыру эшен башкарырга кирәк булачак. Әмма ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы өлкә буенча да эшләр җитәрлек. Алар барысы да ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы буенча апрель уртасында Алексеевски районында Экология, җир ресурслары һәм җирдән файдалану комитетының күчмә утырышында каралачак, бу әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot