news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды

Сайлау округында башкарылган эшкә хисап ясап, депутатлар гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәлелеге турында мәгълүматлар бирергә тиеш булачак

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Сайлау округында башкарылган эшкә хисап ясап, депутатлар гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәлелеге турында мәгълүматлар бирергә тиеш булачак. Бүген парламентның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында ТР Дәүләт Советы Президумының шул хактагы карар проекты каралды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге хәбәр итә.
Комитет әгъзалары беренчеләрдән булып “Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Теләче муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территорияләре чикләрен билгеләү хакында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР Законы проекты хакында”гы мәсьәләне карады. Торак төзелешен үстерү максатларында Теләче авылы чикләрен киңәйтү ихтыяҗы әлеге закон проектын эшләү өчен нигез булган.
Район башкарма комитеты вәкиленең сүзләренә караганда, ызандаш чикне үзгәртү җирле үзидарә органнары белән килештерелгән, алар узган елның декабрендә әлеге мәсьәлә буенча ачык тыңлаулар үткәргән. Парламент комитеты утырышында катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, “тикшерелә торган закон проекты изге максатны күздә тота – район үзәге киңәя һәм үсә”. Комитет әгъзалары закон проекты турындагы мәсьәләне беренче укылышта кабул итү өчен Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.
Депутатлар каравына шулай ук “Татарстан Республикасының сайлаулар һәм референдумнар хакындагы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР закон проекты тәкъдим ителде. Закон проектының максаты – ТР Сайлау кодексын һәм “Җирле референдум турында”, “Татарстан Республикасы референдумы турында”гы ТР законнарын узган елда үзгәреш кичергән федераль законнарга тәңгәлләштерү.
Комитет әгъзалары шулай ук ТР Дәүләт Советы Президиумының “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан сайлау округында үз эшләре хакында мәгълүмат бирү тәртибе турында”гы карар проектын карады. ТР Конституциясе буенча, республика законы һәм ТР Дәүләт Советы регламенты нигезендә документ тарафыннан парламентарийларга ярты елга бер тапкыр Дәүләт Советы Президиумына үз сайлау округларындагы эшчәнлек хакында мәгълүмат бирүне йөкләргә тәкъдим ителә.
Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина тәкъдиме белән соралган мәгълүмат исемлегенә шулай ук мөрәҗәгатьләрне карауның нәтиҗәлелеге турындагы мәгълүматлар урын алган бүлекләр кертелде. Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot