Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты агымдагы елның 3 ае дәвамында башкарылган эшләренә йомгак ясады
Комитет башлыгы киләсе елда да федераль законнарны өйрәнүгә җитди игътибар биреләчәге хакында әйтте
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Агымдагы елның октябрь-декабрь айларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының 4 утырышы узган. Аларда 68 мәсьәлә каралган, шул исәптән 49ы – Татарстан Законнары проектлары, 5се – Дәүләт Советы карарлары проектлары, 1се ТР Дәүләт Советы Президиумы карары проекты буенча, 3се контроль һәм башка мәсьәләләр. Бу хакта бүген комитет эшчәнлегенең төп юнәлешләренә багышланган матбугат конференциясендә аның рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үтте.
“Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты эшчәнлегенең төп юнәлеше Дәүләт Советы тарафыннан муниципаль берәмлекләрнең чикләрен тәгаенләү мәсьәләсендә Татарстан законнарына үзгәрешләр кертү турында 41 ТР Законы кабул ителүе булды. Муниципаль берәмлек чикләре турындагы аерым законнарга үзгәрешләр аерым җирлекләрнең үзгәртеп корылуы, чикләре үзгәрүе белән бәйле рәвештә кертелде. Тотрыклы үсеш алучы территорияләр бар, бүлеп бирелгән җирләр кайвакыт җитеп тә бетми”, - дип искәртеп узды Альберт Хәбибуллин.
Комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, комитет каравында “ТР дәүләт һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан хәбәрдарлыкны тәэмин итү турындагы” Закон проекты бар. “Закон проекты Татарстан Республикасы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны тәкъдим итү формаларын, мондый мәгълүмат бирелгәндә дәүләт телләренннән файдалануны, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүмат исемлеген раслау тәртибен билгели”, - дип белдерде А. Хәбибуллин.
Аның сүзләренә караганда, “Профессиональ даими нигездә эшләүче ТР Дәүләт Советы депутатлары саны турында” Законның 1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында, “ТР Дәүләт Советы депутаты статусы турында”, “ТР дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законының 6 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү, “ТР Дәүләт Советы депутаты статусы турында” ТР Законнары комитетта каралып, Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән.
Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, комитет утырышларында Дәүләт Советы Законнары проектларына депутатлар тарафыннан кертелгән 8 төзәтмә каралган.
Комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, иртәгә узачак җирле үзидарә үсеше буенча округ консультатив советы утырышына әзерлек максатларында, комитетта җирле үзидарә турындагы законны өйрәнү һәм куллану буенча аналитик эш үткәрелгән. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты, Хокукый идарә белән берлектә, җирле үзидарә, торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә федераль законны камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләнгән. Алар округ консультатив советы координаторына юлланган.
Альберт Хәбибуллин шулай ук төрле чараларда катнашканы, Камчатка крае, Калининград өлкә Думасы делегацияләренең Татарстанга визиты кысаларында очрашулар оештырылганлыгы турында сөйләде.
2015 нче елга планнары белән уртаклашып, комитет башлыгы федераль законнарны өйрәнүгә җитди игътибар биреләчәге хакында әйтте. Ул шулай ук Россия төбкәләренең Татарстанга кызыксыну белән карауларын да шәрехләп узды. Альберт Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, 22 нче декабрьдә комитет әгъзалары бөтенроссия авыл җирлеге советы утырышында катнашырга ниятли. Комитет вәкилләре Татарстанның муниципаль берәмлек башлыклары өчен консультацияләр үткәрүне күздә тота. Моннан тыш, киләсе елда түгәрәк өстәл утырышларын оештыру да планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз